ЧЕРЕЛДӘ’Ү ф. 1) Кайбер кошлар, бөҗәкләр бик нечкә авазлар чыгару. Һәр тарафта күзгә күренмәс чикерткәләр черелди, кызыл чалмалы шайтан таягы өстендә бер өер черки тирбәлә, сизгер усак яфраклары талгын җилдә шыбырдаша. А.Тимергалин . Якында гына үскән куакларда кошлар черелди. И.Хуҗин

2) Кайбер механизмнар, җайланмалар нечкә тавыш чыгару. Черелдәп телефон шылтырауга, Хәтимә, кулындагы теге эшен ташлап, түр бүлмәгә йөгерде. Ш.Бикчурин. Тик милиционер, сыбызгысы черелдәп, туктарга мәҗбүр итә. Н.Әхмәдиев

3) Ачы, нечкә тавыш белән кычкыру яки сөйләү. Задатка акчамны сорый башлагач, теге ике марҗа, задатканы кайтармау юлында булырга кирәк, шулкадәр колак төбемдә черелдәп кычкырырга тотындылар. Г.Тукай. Ә-ә, шулаймы? Би-ик шәп, би-ик яхшы, дип черелдәде хатыны. Д.Гыйсметдин

Черелдәп җибәрү Көтмәгәндә черелдәү . Указны да җәлт кенә тартып чыгарды һәм, аңа күз салып алуга ук, астына ут капкандай черелдәп җибәрде ---. Ф.Баттал

Черелдәп кую Бер тапкыр черелдәү

Черелдәп тору Даими, әледән-әле черелдәү; әле, хәзер черелдәү. Ялгышмасам, француз язучысы, бакчада бер сандугач сайрасын өчен, йөз чикерткә черелдәп торырга тиеш, дигән, имеш. Ф.Сафин. Чикерткәләр черелдәп торачак, кырмыскалар йөгереп йөреячәк, агач башларыннан, койрыкларын ботакка урап, елмайган-ыржайган маймыллар асылынып торачак, басуларда ел саен өч-дүрт мәртәбә игеннәр өлгерәчәк. Безнең гәҗит

Черелди башлау Черелдәргә тотыну. Элгәре алай булмаган бугай, бу елларда инде, берәүгә башкода җибәрсәң, кызның атасы мәһәр ягын кайгыртса, анасы, кайнишле җир түгелме, кайнанасы усал түгелме, дип черелди башлый. Г.Ибраһимов. Хатын-кыз черелди башлый. Т.Миңнуллин

Черелди бирү Бернигә карамый черелдәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә