ЧЕРЕЛДӘТҮ ф. 1) йөкл. юн. к. черелдәү. Дөрес ул, тик чикерткәләрне дә кирәгенчә черелдәтә белергә кирәк. Ф.Сафин 2) сөйл. Ачы нечкә тавыш белән сызгырту. – Кайсыгыз җиңә – машина шуңа булачак, – дигәч, сыбызгысын черелдәтеп, көрәшергә сигнал бирде. Ф.Садриев Черелдәтә башлау Черелдәтергә тотыну Черелдәтә тору Әлегә черелдәтү; бернигә карамый черелдәтү . Ә үзе, бик җаваплы эш башкаргандай үтә җитдилек белән, баягы кебек үк чебешләрне күтәрә, җилпендерә, черелдәтә тора һәм зур ихласлык белән түшләренә теге чыбыклар белән я кызыл, я зәңгәр буяулар төртә тора. Ф.Баттал Черелдәтеп алу Тиз генә черелдәтү Черелдәтеп кую Бер тапкыр черелдәтү Черелдәтеп тору Әледән-әле черелдәтү; әле, хәзер черелдәтү |