ЧЕРЕКЛЕК и. 1) Черек булу, черегән булу. Черек помидорның череклегендә дә объектив сәбәпләр бар. Р.Батулла 2) күч. Бозыклык, әхлаксызлык, таркалыш. Бозыклык, фәхешлек үзәге, әхлакый череклек оясы – зур шәһәр аның өчен түгел иде. Т.Галиуллин. Әсәрнең төп идеясе – акчаның кешеләр тормышында хакими роль уйнавын һәм шушы шартларда кешеләрнең теләсә нинди бозыклыкларга, түбәнлекләргә бара алуын, гомумән, акча хакимлек иткән җәмгыятьнең череклеген күрсәтү. К.Гыйззәтов |