ЧЕРЕ’К АВЫРУЫ и. биол. 1) Агачларның үзагачын, үсемлекләрне черетә торган авыру . Горчица зарарлы бөҗәкләрдән, гөмбә, черек авыруларыннан, чүптән арындыра, туфракны кабарта. Шәһри Казан. Агачны исә черек авыруларына каршы 6 –7 процентлы мочевина, ягъни карбамид (10 литр суга 650 грамм исәбеннән) белән сиптереп эшкәртергә була. Хезмәт даны 2) Умарта корты курчакларының үлеменә китерә торган авыру; русчасы: гнилец. Үлгән личинкалар тоташ череп таркала торган йогышлы авыруны корт үрчемнәрендәге черек авыруы дип атыйлар. Умартачылык |