ЧЕРЕК с. 1. 1) Череп таркалган; череп бозылган. Бу көтүнең эчендә теге сары башлы, әйбәт киемле, черек тешле малай да бар иде. Г.Ибраһимов. Аланлыкта томан, яшен сугып сындырган черек агач янында еланнар... А.Гадел

2) Авыру; авырудан таркалган, үз функциясен үти алмый торган. Без дә Тукайны черек үпкәле, зәгыйфь, мескен итеп уйнамаячакбыз. Р.Батулла

3) Яңгырлы , юеш, томанлы. Алда салкыннар аяк киенгән черек көздә болай дим: «Туңма, туган! Туңма, рухташым!» Р.Фәйзуллин

4) күч. Бозык, эчтән таркалган. [Инсаф:] Мондый черек армиянең уставын мин танымыйм! И.Юзеев. Үткәннәрдән һаман кер эзлибез, Җимерелә черек бүгенгебез. К.Булатова // Усал, ямьсез, бозык. Синең черек телеңне эт тә ашамый, ахмак! Н.Гыйматдинова // Нигезсез, зарарлы. Мондый өметсез киләчәккә корылган тормышның черек фәлсәфәсе дә бар: исең киткән икән иске череккә, диләр. А.Хәсәнов // Начар; мораль яктан түбән дәрәҗәдәге. Синең таянычың шул казакларда. Ләкин бу таяныч черек. Р.Батулла . Диңгез аша Кайткан таштан күчермәләр, Килгән черек европалык, Рәсәйнең аңын буар ялагайлык, Тәти сарайлык. Ф.Яхин

2. и. мәгъ. 1) Черегән әйбер. --- монда үскән кыргый җиләк җирдә килеш чери; юеш черек исе килә... А.Тимергалин. Ә төбендә исә агачның ярты юанлыгында диярлек бер урынын черек алган, кеше кереп утырырлык бик уңайлы куыш хасил булган. Р.Фәизов

2) Авырудан таркалган нәрсә; бозык бүлендек. Мин сап-сары, коры сөяк инде, Шул көрәшләр төенен тик санап, Үпкә черекләрен төкерә-төкерә, Караватта ятам, сызгалап. М.Җәлил

ЧерЕ’к көле к. черек оны. Аңа болай дип җавап биргәннәр: «Һәрбер таштан тузанын сыпырып төшер һәм битеңне куй, хәтта черек көле дә мәхәббәтнең хуш исен юкка чыгара алмый». Р.Вәлиев. ЧерЕ’к оны Черегән агачтан калган коры онсыман масса



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә