ЧЕРВО’НЕЦ и. пол. иск. 1) 1917 елга кадәр Россиядә өч сумлык алтын; кайвакыт биш һәм ун сумлык тәңкә. Икенче яктан шунысы уйландыра: алты йөз банкнот, диде ич, алтмыш червонец дигән сүз. Ф.Хөсни

2) сөйл. Советлар Союзы вакытында ун сумлык кәгазь акча. --- берничә елдан соң совет акчасының курсы тәмам ныгыгач, червонецлар чыккач. А.Шамов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә