ЧЕРӘШҮ ф. Үзсүзләнү; үҗәтләнү; киреләнү. Мулланың: «Мин ашамадым, ашыйм әле!» – диюенә дә, тәлинкәгә ике куллап черәшеп ябышуына да илтифат итүче булмады. М.Галәү. Шәйхенур Газизович, менә бу иптәшләр сезнең янга керәбез дип черәшәләр. А.Гыйләҗев

Черәшә тору Әлегә кадәр черәшү. Гариф Ахунов әйтмешли, черәшә торгач, Карл Маркс урамындагы комсомол өлкә комитеты бинасын алдык. Р.Вәлиев

Черәшеп бетү Бик нык черәшү. Фәсхинур, черәшеп беткән ике кортканың, төенчек-чемодан күтәреп, олы юлга чыгып басканнарын күз алдына китерде дә хәсрәтле көрсенеп куйды. Р.Рахман

Черәшеп тору Даими черәшү; әле, хәзер черәшү

Черәшеп яту сөйл. к. черәшеп тору. Аклар бу бик әһәмиятле нокталарны бирмәскә черәшеп ята. Г.Рәхим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә