ЧЕПИЛӘНҮ ф. Күзләр начарлану; күзләр бетү; начар күрә торган булып китү. Аңарчы әле синең бөкрең чыгар, тез башларың сөялләнеп катар, төннәрне йокысыз уздырып, күзләрең чепиләнер. Г.Бәширов. Мин күзләрем чепиләнгәнче көтәм, көтәм... Н.Гыйматдинова Чепиләнә башлау Чепиләнүгә табан үзгәрү Чепиләнеп бетү Тәмам чепиләнү. Көн карады Гөлниса, төн карады, күзләре чепиләнеп бетте, йөзе тәмам саргайды, тик бу юл белән дә терелмәде. Р.Рахман Чепиләнеп калу Ахырда чепиләнү. Тыңлаучыны ышандыру нияте белән, гел күзлек киюдән чепиләнеп калган соры күзләренә дә кайгы-хәсрәт төсмере сирпи. Т.Галиуллин Чепиләнеп тору Әле, хәзер чепиләнү |