ЧЕПИ с. 1) Кысылып кечерәйгән, кызарган, начар күрә торган (күзләр тур .) . Сез --- кечкенә генә чепи күзләрегезне челт-челт йомасыз да бәхет турысында хыялланасыз. Г.Рәхим . Тикмәгә генә, нәрсәдер өмет иткәндәй, чепи күзләрен чет-чет йомгалап, Сабирҗан ягына караштырып алмыйдыр... М.Хәсәнов

2) күч. Уты кысылган; начар яна торган. Сәке уртасында чепи лампа. Тирәсендә кызлар җырлыйлар. Х.Назарова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә