ЧЕПЕЛДӘТҮ ф. Күзләрне кысыбрак бер ачу, бер йому . Ул аңа күзләрен чепелдәтеп, йомгалап карап торды ---. А.Шамов // Иреннәрне, авызны чәпелдәтү Чепелдәтеп алу Бераз чепелдәтү Чепелдәтеп кую Бер тапкыр чепелдәтү Чепелдәтеп тору Гел чепелдәтү; әле, хәзер чепелдәтү . Ике учы белән сәке кырыена таянып утырган бабакай-әтием, мине күргәч, бераз гына авызын чепелдәтеп торды да үксеп елап җибәрде. Җ.Тәрҗеманов |