ЧЕҢЛӘ’Ү I ф. 1) Нечкә чың барлыкка китерү; чыңлау, чеңгелдәү. Күбәләктәй җиңел гәүдәле, һәрчак көләч, жырга-биюгә дигәндә чәчрәп торган Әнвәрә театрга кояштай балкып, көмеш кыңгыраудай чеңләп килеп керде. Ф.Садриев. Гүя скрипка кыллары – Чеңли җирдә чалгы чыңнары. Р.Низамиев

2) этн. Йола буенча кияүгә озатыласы кыз һәм аның иптәш кызлары үтәгән сыктау, елау катыш җырлау. Аны, кыз үзе чеңли белмәгәндә, йола таләбе буенча башкарганнар. Р.Мөхәммәтҗанов

Чеңләп алу Тиз арада чеңләү. Бездән алдарак кытай малайлары күтәрелә иде, калышмавыбызны күреп, үзләренчә чеңләп алдылар. Кызыл таң

Чеңләп кую Бер тапкыр яисә кыска гына чеңләү

Чеңләп тору Өзлексез чеңләү; әле, хәзер чеңләү. Казанымның күкләрендә Кояшсыз моң ачысы. Ә йөрәктә чеңләп тора Һаман яңгыр тамчысы! Р.Низами

Чеңли башлау Чеңләргә тотыну. Күзләрен йомарга да өлгермәде, бик ерактан теллин-теллин, келтер-келтер иткән тавышлар чеңли башлады. Көмеш кыңгырау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә