ЧЕҢГЕЛДӘ’Ү ф. 1) Металлга металл, бәллүргә бәллүр җиңелчә тиеп алганда һ.б.ш. очракларда барлыкка килгән нечкә авазларны белдерә. --- ак айгырга атланган кызыл чикмәнле Пугач патша килә, яшел билбавына ике пистолет кыстырган, кызыл сәхтиян итегендә көмеш шпорлар чеңгелди ---. Ф.Шәфигуллин. Мескен кыз бик озак басып торыр иде, чеңгелдәп, кыңгырау шалтырады. И.Салахов. Хатыны чиләккә чеңгелдәп сауган сөт тавышыннан аны ишетмәде. Н.Хәсәнов 2) Скрипка, мандолина, гитара, балалайка кебек музыка коралларының кыллары тирбәнүдән нечкә яңгыравык авазлар барлыкка килү. Гитара чеңгелди 3) Чинау, өрү . Әнчекләрең чеңгелди Чеңгелдәп алу Тиз арада чеңгелдәү. Хыялый егетнең уйларын хуплагандай итеп, өй кыегының бер читендә чыпчыклар нәни кыңгырау сыман чеңгелдәп ала. Ф.Нәгыймов Чеңгелдәп җибәрү Кинәт чеңгелдәү Чеңгелдәп кую к. чеңгелдәп җибәрү Чеңгелдәп тору Даими, әледән-әле чеңгелдәү; әле, хәзер чеңгелдәү. --- бу тынгысыз музыкантның концерт белән бармаган җире, төрле зурлыктагы чеңгелдәп торган үз гармуннарын уйнамаган сәхнәсе калмагандыр. Л.Хәмидуллин Чеңгелди башлау Чеңгелдәргә тотыну |