ЧЕҢГЕЛДӘТҮ ф. 1) Чеңгел-чеңгел иткән тавыш барлыкка китерү. Чеңгелдәтеп, Чехословакия рюмкаларына сала башлаган идем, ишек шакыйлар. Г.Афзал. --- Гөлчирә аларның икесе белән дә рюмкаларны чеңгелдәтеп чәкештерде дә ширбәтен вак-вак кабарга кереште. Ф.Садриев

2) Гитара, мандолина һ.б.ш. музыка коралларында уйнау. Мандолина чеңгелдәтү

Чеңгелдәтеп алу Тиз генә чеңгелдәтү

Чеңгелдәтеп җибәрү Көтмәгәндә чеңгелдәтү; чеңгелдәтергә керешү. Мандолина чеңгелдәтеп җибәрде

Чеңгелдәтеп кую Чак кына чеңгелдәтү

Чеңгелдәтеп тору Әле, хәзер чеңгелдәтү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә