ЧЕМЧЕНҮ ф. 1) Ашамлыкны аз-аз кабып ашау; этеп-төртеп, сайланып кына ашау . Алдыңа куйган ризыкны яманлый күрмә. Чемченеп тә утырма. А.Хәсәнов. Халидә тозлы суда ярып бәрәңге пешергән иде, малайлар әзрәк чемченделәр ---. Н.Гыйматдинова 2) Үлән башларын гына кыеп ашап йөрү (терлек тур .) . Чирәмлектә чемченгән оя-оя казлар, ризасызлыкларын каңгылдашып белдереп, аңа юл бирде. Н.Әхмәдиев. Моны тәртә арасындагы үгез дә сизенде, ахрысы, һәрхәлдә, җигелгәнче әле шактый вакыт буласы икән, дигән фикер башына килгәндәй, ул тәртә янындагы камытлар, ыңгырчак-фәләннәрне таптап, чирәм чемченергә дип, лапас буена китеп барды. М.Мәһдиев Чемченә башлау Чемченергә тотыну. Их, бирәсе иде чак кына чемченә башлаган колыннарга, бераз гына булса да, чәй урынына кайнатып эчәрлек хуш исле урман печәнен! Н.Әхмәдиев. Нәҗип, тезен чәнчеп, учындагы балдакны вакыт-вакыт караштырып, ямьсез, өметсез уйлар чоңгылына чумды, янына ук килеп үлән чемченә башлаган кәҗәне дә күрмәде. А.Гыйләҗев Чемченә тору Әлегә, нәрсәдер башланганчы, ниндидер вакыт җиткәнче чемченү. Чемченә торсыннар, вакыт үткәрергә ярап тора ул. К.Кәримов Чемченеп алу Бераз чемченү. [Җәйрән] Бер уҗым чемченеп ала да өч-дүрт тапкыр як-ягына карана. А.Хәсәнов Чемченеп бетерү Ахырга кадәр чемченү. Башка кеше икенче блюдоны тәмамлаганда, әле ул салатны чемченеп кенә бетереп килә. Т.Нәҗмиев Чемченеп тору Күпмедер вакыт чемченү; әле, хәзер чемченү. Чүмәләнең яртысы диярлек актарып ташланган, арырак өч-дүрт иярле ат чемченеп тора. Ш.Шәйдуллин. Хуш исле солы саламы чемченеп торган Микәй шундук башын читкә борды. Р.Мөхәммәдиев Чемченеп утыру к. чемченеп тору . – Булмас дигәч булмас, яратмыйм мин шундый юк нәрсә белән чемченеп утыруны! – дигән. Г.Ибраһимов |