ЧЕМЧЕКЛӘ’Ү ф. 1) Чеметеп-чеметеп кенә, вак-вак кына итеп, аз-азлап кына ашау. Яз кояшы, печән чемчекләгән тай шикелле, кар япмасын ялмый. Ф.Сафин. Алтын балыклар чемчекләп ямьсезли дә әле аларны. Сөембикә 2) Кутырны, чуанны тырнак очлары белән казу, аны кубарып алырга маташу // Берәр нәрсәне казу. [Бала] Шундук сикереп тора, юлына очраган бөтен нәрсәне төртеп төшерә ---, каера, аера, сындыра, каба, чәйни, йота, ваклый, чокый, чемчекли... Ф.Сафин 3) күч. Берәр нәрсәне, мәсәлән, авыр, үкенечле вакыйганы, кабат-кабат искә төшереп, кемне дә булса борчу. – Юлда энекәшеңне чемчекләп, талап кайтма, – диде. А.Гыйләҗев 4) күч. Һаман орышып, бәйләнеп тору. Туктаусыз тикшерү, чемчекләү Чемчекләп тору Даими, әледән-әле чемчекләү; әле, хәзер чемчекләү. Адым саен аны чокып, чемчекләп тормасана! А.Гыйләҗев. Квартирада телефон юк, Рашат аны: «Әтиләр туктаусыз тикшереп, чемчекләп тормасын өчен юри керттермим», – диде. Ф.Садриев |