ЧЕМПИОН и. фр. 1) Спортның берәр төре буенча ярышта җиңгән кешегә яки командага бирелә торган дәрәҗә; шундый дәрәҗәгә ия спортсмен яки команда . Харап булмый ни, елның елында чемпион булган команда ярышта күренмәсен әле?! В.Нуриев . Екатеринбург, Владикавказ шәһәрләрендә узган Россия чемпионатларында призлы урыннар ала, 1997 елда Азов шәһәрендә Бөтенроссия җәйге спорт уеннарының чемпионы була. Г.Мөхәммәтшин

2) күч. Берәр эштә оста, алдынгы кеше . Аның шундый гадәте бар. Комачауларга дигәндә – чемпион! А.Гыйләҗев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә