ЧЕМОДАН и. фар. Юл йөргәндә әйберләр салу өчен, күннән яки башка төр чыдам материалдан эшләнгән, тоткалы, кайчакта тәгәрмәчле өсте ябулы тартма. Сылу гына кызлар Дамир белән безгә дә каш сикерткәлиләр хәзер, аулак өйгә чакыралар, чиккән кулъяулык бирәләр, ап-ак өч пар пирчәткәм агач чемодан төбендә ята... А.Гыйләҗев. Исеме аталганнар, кайсысы киндер капчыгын, кайсысы фанер чемоданын күтәреп, сафка тезеләләр. З.Зәйнуллин |