ЧЕМЕТҮ ф. 1) Тәннең тиресен бармаклар белән эләктереп бик каты кысу . – Чеметсәң, ныклап чемет, сыгылып китәрлек булсын, – ди Клара. А.Хәсәнов 2) Берәр предметны тырнаклар яки бармак очлары белән генә эләктереп тоту. Ул, алъяпкычының почмакларын чеметеп, чаң каккан көйгә биергә тотынды. Г.Бәширов. – Сагынып сөйләргә генә калачак ул! – диде дә, озын нәфис бармаклары белән рюмканың биленнән чеметеп кенә тотып, озаклап, сөзеп-сөзеп эчеп куйды. В.Нуруллин. [Әнисе] Мич артында сайрашкан чикерткәләр көенә кушылып, итәгендә тавыш-тынсыз гына орчык әйләндерә, бармак очларына чеметеп, кабадан йон тарта. В.Имамов 3) Йон, мамык, чәч бөртеге кебек нәрсәләрне тырнак очлары белән эләктереп алу. Бер мамык кисәге чеметеп алу 4) Сибелүчән, таралучан нәрсәне бармак очлары белән алу. [Бәрәңгене] Урталай сындырып, чеметеп кенә тоз сибәсең. Г.Бәширов. Фәтхулла түш кесәсеннән көмеш савыт чыгарды, ачып, чеметеп канәфер алды, уртына кыстырды. А.Гыйләҗев 5) Иреннәр, томшык белән өзеп ашау (хайваннар, кошлар тур.). Нургали капка турысындагы киртәдән дә сикереп менмәкче иде, ничә еллар бөерендә йөрткән ташын кузгатып, каз бибиләре чирәм чеметеп йөргән җиргә сырты белән кадалды. З.Мәхмүди 6) к. чеметтерү ( 2 мәгъ.). Салкын җил битне өтә, Колакларны чеметә, Бармакларны әрнетә, Ә-тә-тә-тә, биетә! Без бит кырда, без эштә, Тешләр тими тел-тешкә: Әт-тә-тә... Г.Әпсәләмов. Буран битне чеметсә дә, мин аны сизмим, җил күзенә карап торам... А.Гыйләҗев 7) күч. Авыр тойгылар, борчылу хисләре уяту. Сугыш кырларыннан килгән авыр хәбәрләр йөрәкне чеметкәләп, борчып торалар, якты уйларны күләгәләр каплый. Г.Бәширов 8) күч. к. чеметтерү ( 4 мәгъ.). Үткән-сүткәндә чибәр кызларны сүз белән чеметеп калырга яратучы алтынчы цех малайлары күрсеннәр: Луизаны заводның иң атаклы инженер-конструкторы озатып куя! А.Гыйләҗев Чеметә башлау Чеметергә тотыну . Сабирадан, Закирдан, Солтан белән баладан котылуын, һәр эштә үзенең ирекле булуын уйлап шатлангаласа да, бу шатлыклар, аңарга уйламаганнан гына килеп, озакка бармый, аны тагы бер яктан кайгы чеметә башлый ---. Г.Ибраһимов. Чеметә башлагач, Фаил кулын тартып алды. В.Гали Чеметеп алу Кинәт чеметү. Азат аны борып чеметеп ала, ул кычкырып җибәрә. А.Гадел Чеметеп кую Бер тапкыр чеметү. Хәтта чак кына чеметеп куйгандай булалар. А.Хәсәнов. Әхәтнең йөрәген нәрсәдер чеметеп куйды. А.Фәләх Чеметеп тору Даими, эледән-әле чеметү; әле, хәзер чеметү . Врач марш атлатты, Нәҗипнең күз алмаларын уңга-сулга йөрттерде, аска-өскә каратты, борынын чеметеп торды ---. А.Гыйләҗев Чеметеп узу Тиз арада чеметү . Аның сул аягын шаян пуля чеметеп узды, ләкин ул үзе бер генә немецны да үтерә алмады. Г.Кутуй. – Күр әле теге атларны! Матур бит, әйеме? – дигән сүзләр колак читемне чеметеп узалар. А.Мансуров Чеметеп чыгу Тулысынча, башыннан аягына кадәр чеметү; тегеннән-моннан чеметү, төрле җирләрдән чеметү. Үзенчә шаярырга ниятләведер инде: салкын җил, тунның сәдәпләре арасыннан үтеп кереп, ирнең гәүдәсен чеметеп чыкты. А.Фәләх |