ЧЕМЕТТЕРҮ ф. 1) йөкл. юн. к. чеметү 2) Тәнне чеметкәндәге кебек ачыттырып, авырттырып алу. Бияләй эченә поскан бармакларны суык чеметтерә. Л.Лерон. Кабат йөрәкне чеметтереп авыртырга, ашказаны өсте кисәргә тотынды. З.Кадыйрова 3) күч. Авыр тойгы, тирән борчу уяту, үкендерү, кызгандыру. Бичара хатын өчен чеметтереп күңел әрни, шул ук вакытта аңа ачу да килә иде. Ә.Еники . Ул да түгел, йөрәкне чеметтереп, кызларым искә төште. Җ.Рәхимов 4) күч. Үткен сүзләр белән тәнкыйть итү; сүз белән рәнҗетү, төрттерү . Гадәттә, кызлар авыл егетләренең чит-ят кызлар белән йөрүен и яратмыйлар, шундук чеметтереп җыр чыгаралар ---. М.Хәбибуллин. [Мингалим] Исем-бүләкләргә хирыс каләмдәшләренә, җый, җый, теге дөньяда, бәлкем, иманлымы син, дип төпченмәсләр, югары исемлеме, дәрәҗәлеме, диярләр, дип чеметтерә иде. Н.Гыйматдинова Чеметтерә башлау Чеметтерергә тотыну. Муенын, битләрен кабат кызган вак ком бөртекләре чәнчеп чеметтерә башлады. Ш.Шәйдуллин. Мең энә белән берьюлы чәнечкәндәй, су салкыны тәнне дә бик нык чеметтерә башлаган иде. В.Нуруллин Чеметтерә тору Кабат-кабат, һаман чеметтерү . Кызның бармаклары аның тәненә тиеп киткән саен, кызның йомшак сулышы аның маңгаена бәрелгән саен, ул дулкын һаман күкрәкне чеметтерә тора иде. Р.Батулла Чеметтереп алу Бераз чеметтерү. Бу хәл Михаил Сергеевичның кай төшендер чеметтереп алды, аз гына булса да, кәефен бозды. И.Хуҗин . – Сәнгатьчә булган икән, – дип чеметтереп алды Мәрьям, үзе дә сизмәстән. М.Маликова Чеметтереп кую Көтмәгәндә чеметтерү; бер тапкыр чеметтерү. – Шулай да миннән булсын яхшылык: мә, як рәхәтләнеп! – дип чеметтереп куйды куюын. В.Нуруллин . Фәнисәнең йөрәген нәрсәдер чеметтереп куйды. Г.Бәйрәмова Чеметтереп тору Әледән-әле, даими чеметтерү; хәзерге моментта чеметтерү. Инде шактый вакытлар үтсә дә, үзем олыгаеп барсам да, әтисезлек барыбер искә төшеп, йөрәкне чеметтереп тора. Безнең гәҗит Чеметтереп узу Баштанаяк, рәттән чеметтерү . Рөстәм паша бүләк әсирнең каршына килеп басты, карашы утлы кисәү белән кагылгандай яндырып һәм чеметтереп узды. В.Имамов Чеметтереп үтү к. чеметтереп узу. Бу юлы антенна, чыннан да, Мәзлуманың күзен чыгарырга килгәндәй, выжылдап узганда, борын очларын чеметтереп үк үтте. Р.Рахман |