ЧЕМЕТЕП рәв. 1) Аз гына. Ашны да чеметеп кенә капты. Г.Әпсәләмов Сабый кулындагы кәнфитен чеметеп каба да аннары уенчык атын сыйламакчы була. Г.Галиева

2) Аяк очларына басып, җиңел генә (атлау, йөрү тур.) . Моңа кадәр гасырлар буе алар, матур, нәфис, гүзәлләр, үзләрен итәк тыемында тыеп, шундый ук гүзәл жир өстеннән чеметеп кенә атлаган булсалар, хәзер алар чеметеп атламый. А.Хәлим. Әби, әллә нигә борчылган йөзен киленгә таба борып, йөрмә арттан дигәндәй, кулларын югары күтәреп селкеде дә, вак кына, чеметеп кенә атлап, капкага табан юнәлде. Л.Ибраһим-Вәлиди.



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә