ЧЕМЕТЕМ и. 1. 1) Чәчелүчән әйберләрнең ике-өч бармак белән алынган микъдары. Башка капчыкларда таш булып кипкән бербөтен ипи, берәр пешерерлек кенә ярма, бер чеметем чәй, кипкән мүк җиләге, коры каен тузы, ут кабызырга чакматаш. А.Хәсәнов . Ул каруннан кыш көне бер чеметем кар да ала торган түгел! К.Булатова 2) диал. Бөрмә. Өстемдәге генә, ай, күлмәгемнең Чеметем өсләренә чеметем. Кодагый канатым, сизмисеңме әллә, Бирнә алырга ла өметем. Җыр 2. с. мәгъ. Вак; кечкенә. Ул вак, чеметем адымнар белән кырандас каршысына килеп туктады. А.Хәлим 3. рәв. мәгъ. Аз гына. Кайчакта үзеңчә үтә зурдан кубып уйланасың да уйланасың, ә табышың чеметем дә булмый. М.Хуҗин. Аз гына, чеметем генә коньяк эчмисеңме? А.Гыйләҗев ◊ Чеметем дә Бер дә, аз гына да. Нинди генә тизлектә очма, Ай бер генә чеметем дә артта калмый, гүя ул самолёт белән бербөтен, күзгә күренмәгән ниндидер көч аларны бергә бәйләп куйган. З.Мурсиев |