ЧЕМЕРДӘ’Ү ф. Тәндә, кайбер әгъзаларда җиңелчә чәнчү, калтырау тою; чымырдау. Тәне чемердәде егетнең. А.Хәлим. Аркалар чыйрап чемердиләр иде. Г.Рәхим. Күзләрем чемердәгәнче укыйм. Ю.Әминов Чемердәп алу Аз гына, бераз гына чемердәү. Баш очымнан, гөрселдәп, карга көтүе очып китте, куркынып, тәннәрем чемердәп алды. Безнең гәҗит Чемердәп китү Кинәт чемердәү. Безнең һәркайсыбыз үз башыннан үлем куркынычларын кичергән, бик күп авыр хәлләргә очраган, ак финнарның ерткычлыкларын күп күргән булса да, тәннәребез чемердәп китте. Г.Әпсәләмов. Дистәләрчә кызыксынулы карашлардан оялуданмы, бу карашлардан үзенең арка үзәкләре чемердәп китүен тоепмы, Галия чытырдатып күзләрен йомды. Д.Булатова Чемердәп кую Бер тапкыр чемердәү . Бу уйдан малайның арка җекләре чемердәп куйды. Р.Фәизов. Фатыйма аркасы белән тоя иде аның астыртын карашын, бөтен тәне чемердәп куя. З.Кадыйрова Чемердәп тору Әле, хәзер чемердәү . Алда җимеш суы чемердәп торганда нинди чәй ул? Ф.Абдуллин. [Куас] Өсте ачык имән кисмәктә, хуш ис бөркеп, чемердәп тора. Л.Зөлкарнәй Чемердәп үтү Тиз арада бөтен тән, күзәнәкләр чемердәү. Бармакларының җылы, йомры җисемгә кагылуы булды, бөтен тәне буйлап нидер чемердәп үтте, йөрәге калтырап, еш-еш тибә башлады.Т.Гарипова Чемерди башлау Чемердәргә тотыну. Анда яшәгән елларымны искә алсам, әле дә каз тәне чыга, чәч төпләремә кадәр чемерди башлый. Сөембикә |