ЧЕЛТЕ’Р-ЧЕЛТЕР КИЛҮ ф. к. челтер-челтер итү. Челтер-челтер килсен табын, Өстәлләргә тез дә куй... Кой әле, кой касәләргә, Бездә – бәйрәм, бездә – туй! И.Юзеев. Сарашлы елгасының югары очы тирәсендәге шарлавыгы да төнге һаваны яңгыратып суын шаулатты, чишмә дә, челтер-челтер килеп, таштан ташка сикереп, елга белән кушылып, бербөтен булырга ашыкты. И.Нәбиуллина |