ЧЕЛТЕ’Р-ЧЕЛТЕР ИТҮ ф. Челтер-челтер килгән тавышлар чыгару. Кыя өстеннән челтер-челтер итеп су ага. М.Хәбибуллин. Челтер-челтер итеп инеш ага, Сикерешеп үтә тамчылар. Тезелешеп кайта каз-үрдәкләр, Әйтерсең лә нәни җырчылар. Г.Гыйльметдинова