ЧЕЛТЕ’Р-ЧЕЛТЕР иярт. 1. 1) Инеш, чишмә, гөрләвекләр кебек сай сулыклар тиз акканда, телефон чылтыраганда ишетелгән тавышны белдерә. Тал төбендә салкын чишмә Челтер-челтер көн буе, Челтер-челтер көн буе. Г.Ибушев. Челтер-челтер, челтер-челтер телефон, Бу телефон миннән нәрсә тели соң? Г.Мөхәммәтшин 2) Вак тимер яки пыяла әйберләр бер-беренә бәрелгәндә барлыкка килгән тавышны белдерә. «Зәй» колхозы кырларыннан, җир аслап, унбер рәт челтер-челтер тимер торбалар уза. Ә.Маликов 2. рәв. мәгъ. Челтерәп, челтер-челтер итеп, шундый тавыш чыгарып. Челтер-челтер көлүләрең Һаман да истә әле... И.Юзеев. Челтер-челтер аккан чишмә авазлары белән аңа [прима-скрипкага] арфа кушыла. А.Хәсәнов |