ЧЕЛТЕРӘ’Ү ф. Челтер-челтер итү. --- Челтер-челтер челтерәми Чишмәбез – Саеккан. И.Юзеев. Бозлар Җиһаншаның итекләре астында пыяладай челтерәп ватылалар. Г.Әпсәләмов. Кинәт күрше йортның шатыр-шотыр каерылган калай түбәсе очып барып юлга капланды, шиферлар меңгә теткәләнеп ярылды, тәрәзә пыялалары челтерәп коелды. Н.Гыйматдинова

Челтерәп алу Бер тапкыр челтерәү; берара челтерәү . Бәлки әле, минем җанны Урман булып яуларсыз. Бәлки әле, чишмә булып, Бер челтерәп алырсыз! Ф.Җамалетдинова. [Стаканнарның] Берсе урыныннан күчкәнне сиздереп челтерәп алды. Н.Хәйдәрова

Челтерәп китү Кинәт челтерәү. Берсенең тавышы бигрәк тә матур. Көлгәндә челтерәп китә. Г.Гыйльманов

Челтерәп кую Бер тапкыр челтерәү; кинәт челтерәү. Язмамның шушы урынына җиткәч, эшемне туктатып торырга тиеш булдым – ишек кыңгыравы челтерәп куйды ---. Ф.Баттал. Менә безнең капка келәсе челтерәп куя, һәм аннан, гәүдәсен бик төз тотып, бер карт килеп керә. Р.Фәизов

Челтерәп тору Даими, берөзлексез челтерәү; әле, хәзер челтерәү. Аяк баскан саен алар әле көмеш тәңкә сыман зең-зең итеп, әле ярсу чишмә тавышы белән челтерәп тора. В.Имамов. Хәл белешеп, кесә телефоным челтерәп кенә тора. Г.Гомәр

Челтери башлау Челтерәргә тотыну. Кыш әле калын тунын салмаган, ә урман тургаеның тавышы чишмәдәй челтери башлый инде. Г.Гыйльманов. --- әче таңнан кесә телефоннары челтери башлый. А.Гыймадиев



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә