ЧЕЛТӘРЛЕ с. 1) Челтәрсыман итеп эшләнгән; күзәнәкле итеп бәйләнгән. Челтәрле пәрдә аша үтә торган кояш нуры әллә кайчаннан бирле төрле-төрле бизәкле шәүләләр ясап уйнаса да, мин ялкауланам, иркәләнәм, әвәләнәм. Г.Исхакый 2) Шундый челтәр эленгән, тегелгән. Әнә алар – ап-ак челтәрле тәрәзәләр. Г.Гыйльманов. Челтәрле күлмәк 3) Агачка, тимер һ.б.ш. сырлап, бизәкләп, рәшәткә итеп ясалган. Масра юлыннан кайтканда исә, йорт зур ике тәрәзәсе, ак челтәрле наличниклары белән елмаеп тора. М.Мәһдиев. Сарайның икенче катында, челтәрле капкачлары ачып куелган бер тәрәзә төбендә япа-ялгыз сын утыра иде. В.Имамов 4) Шундый рәшәткә тотылган. Каршыңда челтәрле ак күпер. М.Юныс 5) Тишек-тишек булган. Күл өстендә батып бетмәгән зәңгәр челтәрле бозларга кунып, акчарлаклар төркеме утыра. Т.Нурмөхәммәтов |