ЧЕЛТӘРЛӘ’Ү ф. 1) Нәрсәнең дә булса читенә челтәр тоту. Ак ефәкнең читләре челтәрләп каелган. И.Хуҗин. Күлмәк җиңе очларын шул тиклем матур итеп челтәрләгән ки, бикәнең затлы киеменнән күз алмалы түгел иде. М.Хәбибуллин // Челтәр бәйләү, үрү. Кыш буе хатын-кыз киндер, алача суга: кызлар тугый, челтәрли иде. Г.Исхакый. Беренче очрашуга килгәндә, иңенә челтәрләп үрелгән кара шәл ябынган иде ул. А.Мансуров

2) Агачтан эшләнгән предметларны, алтын яки көмеш бизәнү әйберләрен, кисеп, челтәр рәвешенә китерү. Гөлбикә шулай да, әсәенең төсе итеп, уртасына кызыл якут куеп, саф көмештән челтәрләп эшләнгән ике зур чулпыны үзенә алып калды. Ә.Еники. Аларның челтәрләп ясалган тәрәзә наличникларын беренче тапкыр күргән кеше, хәйран калып, өй турларында беркавым туктап тормыйча үтми. В.Нуруллин

3) Матурлау, сырлау, бизәкләү. – Бар аның бисмилласы, абзый, бар. Әнә иң беренче битенә бик матур иттереп челтәрләп язган, – дидем. Г.Бәширов

4) Бик күп урыннан тишү; берәр өслектә вак тишекләр барлыкка китерү. Аннары яз кояшы койма буйларындагы карны челтәрләп ясаган матур куышларга сокландык. Г.Бәширов. Кәбестә яфракларын корт челтәрләгән ---. Н.Гыйматдинова

5) Төрле якка сузылган, төрлечә кисешкән юллар, эзләр, сызыклар, линияләр һ.б.ш. салу. Калын катламнар һәм тирән ятмалардан мрамор, гранит, кварцит, гипс кебек төзелеш материаллары, төсле һәм сирәк металлар рудасы, тоз алынган җирләрне тимер, асфальт һәм таш юллар челтәрли. З.Нури

6) Челтәргә охшату, челтәр кебек итү. Кичләрен сопка итәкләрен челтәрләгән утлар аеруча матур булып күренә. Р.Фәйзуллин. Өстенә казылык я гөмбә, помидор телемнәре тезеп, уылган сыр, тәмләткечләр сибәләр, кетчуп яки майонез белән челтәрлиләр, сүрән утка куеп, өстенә капкач ябалар да сыр эрегәнче пешерәләр. Мәдәни җомга

Челтәрләп бетерү Бик нык челтәрләү; тулысынча челтәрләү . Тугымнарын ничек кенә челтәрләп бетерсәң дә, түгәрәк итми хәлең юк! Ш.Галиев. Күр, картаны ничек челтәрләп бетергәннәр... А.Тимергалин

Челтәрләп чыгу Һәрберсен челтәрләү; ахырга кадәр челтәрләү. Менә Арысланнар әсир төшкәч, аларны да шушы янып көл булган авыл читенә китереп, ничектер исән калган озынча ат абзары әйләнәсен катлы-катлы тимерчыбык үрмәләре белән челтәрләп чыгарга куштылар ---. Ш.Маннур

Челтәрли башлау Челтәрләргә тотыну



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә