ЧЕЛТӘРЛӘНҮ ф. 1) төш. юн. к. челтәрләү. Чатырлар, курчак өедәй, матур итеп төзелә, кәрнизләре челтәрләнә, тулаем буяла, аның эченә утыргычлар тезеп куела. Т.Әйди

2) Күп урыннарда тишекләр барлыкка килү, тишкәләнү; берәр өслектә вак-вак тишекләр барлыкка килү. Туп ядрәләре белән челтәрләнгән кырыбызга, ачлыкны итәгенә атландырып, корылык үрмәләгән еллар. М.Җәлил . Кар утырган, каралган, челтәрләнгән. Г.Әпсәләмов. Кояш инде кыздыра, Хәтта мичне уздыра. Гөрләвекләр ярыша. Эремим, дип карыша Челтәрләнгән кар көрте... Л.Шәех

3) Төрле эзләр, сызыклар, юллар һ.б.ш. белән тулу. [Карт:] Казыла торгач, җир асты челтәрләнеп, казылмаган җирләр саклык өчен анда-монда юан багана төсле булып кына калалар әле. М.Гафури

4) Искерү, тузу; ертылып, тишелеп сәләмә хәлгә килү. И туган йорт, син дә картаясың, Гомерләрең бара кыскарып. Түбә такталарың челтәрләнгән, Баскычларың бара кыйшаеп. Г.Гайнетдинова. Челтәрләнеп тузган чикмән һәм аның эчендәге иске бишмәт аркылы салкын җил үтеп, Миңлебайның кар көрәгән вакытта тирләгән тәне буенча суык йөгерә. Н.Яһудин

5) күч. Начараю. Менә син, хәтер дигәнең, тәмам челтәрләнгән хәзер. Г.Гомәр

Челтәрләнә бару Торган саен ныграк челтәрләнү. Челтәрләнә барган пар астыннан, яшәреп, уҗымнар баш калкыта башлый. Саба таңнары

Челтәрләнә башлау Челтәрләнергә тотыну. --- аларның агудан челтәрләнә башлаган үпкәләрен әлегә яшергән күкрәкләренә көзләрен орденны депутат Сабит Нургалиев кадый... А.Гыйләҗев. Әмир авылга язгы кояш җылысыннан карлар челтәрләнә башлагач кына кайтып керде. В.Имамов

Челтәрләнеп бетү Бик нык челтәрләнү. [Хәсби:] Чыннан да, моның нәрсәсен төзәтәсең инде, колаклары юк, кысалары челтәрләнеп беткән. Т.Гыйззәт . Мондагы юллар! Челтәрләнеп беткән... Р.Сәгъди

Челтәрләнеп тору Әле, хәзер челтәрләнү; гомумән челтәрләнгән хәлдә булу. Утрауларның кайберсендә камыштан корылган ниндидер куралар, киез өйләр күренә, пәрәвездәй булып, кибәргә эленгән балык аулары челтәрләнеп тора; кешеләр, терлекләр кыймылдаша. Н.Фәттах



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә