ЧЕЛТӘР и. фар. 1. 1) Бизәкләре күзәнәкләп бәйләнгән эшләнмә. Аларның кайберләре биредә дә челтәр бәйли, чигү чигә. Г.Әпсәләмов. Лилия Кәбированың шулай ук төрле чиккән, челтәр энәсе белән бәйләгән эшләнмәләре бик күп. Ватаным Татарстан. Чигү серләренә әнием төшендерсә, челтәр энәсе белән эшләргә әбием өйрәтте. Кәеф ничек? 2) Күзәнәк-күзәнәк итеп яки бизәкләп тукылган яисә бәйләнгән үтәкүренмәле җиңел тукыма 3) Шундый тукымадан эшләнгән тәрәзә пәрдәсе . Автобуста кайтканда, кинәт Азат фатирындагы яңа тәрәзә челтәре күз алдыма килде. А.Тимергалин. Ишектән керү белән сулда – кара пианино, каршыдагы тәрәзәдә – чәчәкле арзан челтәр. Д.Булатова 4) Бик вак күзәнәкле бит япмасы . Шунда ук битен-күзен куе челтәр астына яшергән төрек хатын-кызлары да күренгәләп китә иде. М.Галәү. Люция битендәге челтәрен күтәрмәде, хәтта минем алда да ачылырга теләмәде. М.Маликова 5) Тимерчыбык, бау һ.б.ш. нәрсәләрне үзара кисештереп үреп ясалган һәм төрле максатларда кулланыла торган җайланма. Төнлекне япты, кояш карамаган якларның киезләрен бөтенләй күтәреп, өч яктан кирәгәләргә челтәрләрне сөяде. Г.Ибраһимов. Теге ир үз өстенә тимер челтәрләр белән бизәлгән кыска, күн бишмәт шикелле япма киеп алган, әмма җиңнәре юк. В.Имамов. Зуррак малайлар челтәр тарттырып волейбол уйный, кызлар өер-өер булып сөйләшеп утыра, ваграк бала-чага велосипедта куыша. А.Гыймадиев 6) Металл чыбыклардан күзәнәк-күзәнәк итеп эшләнгән рәшәткә. Чебиләр үскән арада, ферма әйләнәсен тимерчыбыктан үрелгән челтәр белән урап куйдылар. К.Кәримов. [Йорт] Тауга менеп барган юлның уң ягына, аз гына уйсурак урынга утырган, урам яктан яшелгә буялган тимерчыбык челтәр белән уратып алынган. М.Вәлиев 7) Агачны кисеп, уеп ясалган сыр, бизәк. --- энҗе-мәрҗән дә, йортны бизәүче агач челтәрләр дә халыкның ач тамагын туйдыра алмый. Р.Батулла 8) сөйл. Ятьмә. Ул чөгә балыклары тутырылган челтәрен төшереп җибәрә. Р.Батулла. Сөзә торгач, челтәремә Эләкте бит бер балык. Шундый матур, шундый нәни, Карап тордым таң калып. Р.Вәлиева 9) сөйл. Азык-төлек, төрле вак-төяк салып йөртү өчен җептән үреп ясалган сумка, сетка. Әлеге кеше, эреле-ваклы капчыкларын, чиләкләрен, чемодан һәм челтәрен асып, --- дебаркадерга таба йөгерде. Г.Бәширов 10) Тышкы күренеше белән үрелгән яки үзара кисешкән сызыкларга, җепләргә охшаган берәр нәрсә. Наиләнең дә күз төпләренә каралҗым челтәр кунды, йөзе сулды, чигәләрендә беренче кырау – ак бөртекләр елтырады. А.Гыйләҗев. Нурлар түбәндә, үзәнлектә яткан өянкеләрнең ябалдашларын алсу челтәр белән каплап, җем-җем кайнаша, бергә укмаша, яңадан тарала, бии. А.Хәлим. Суык бабай тәрәзәгә боз челтәрләрен чиккән. Р.Мөхәммәдиев. // Тишекле-тишекле нәрсә. Кар челтәре тиздән сүтелеп бетәр, Яшел фонтан атар агачлар ---. М.Җәлил 11) Берәр территориядәге юллар, каналлар, линияләр җыелмасы. ---бүтән җирдә шәһәр челтәренә чыга торган телефон юк. И.Хуҗин. Климат акрынлап җылынган, бозлык эреп чигенгән, ә бу хәл елгалар челтәрендә, аларның агышында зур үзгәрешләр барлыкка китергән. Р.Фәхретдинов. Автоматтан 09 җыеп, шәһәр телефон челтәреннән 16 нчы оператор белән тоташтыруны килгән саен күп мәртәбәләр сорап карады ул. А.Хәсәнов 12) Мәгълүмат алмашу һәм техник, информацион, программа ресурсларыннан куллану мөмкинлеге тудыру максатыннан коммутация чаралары һәм элемтә каналлары аша бер системага берләштерелгән компьютерлар җыелмасы. Татар телле яшьләрнең бөтендөнья компьютер челтәре Интернетка чыгу диапазонын шактый нык киңәйтергә кирәклегенә басым ясалды. Р.Зарипов 13) Берәр территориядә урнашкан бериш учреждениеләр, предприятиеләр җыелмасы. Ул Казан электр челтәренең өлкән инженеры булып эшли. Г.Мөхәммәтшин. Бу – дөньядагы иң зур китапханәләр челтәре. Р.Вәлиев 14) Бер тармакта төрле урыннарда эшләүче кешеләр. Газетаның эшен яхшырту, аның сыйфатын күтәрү, хәбәрчеләр челтәрен киңәйтү буенча да Х.Ишбулатов – ару-талуны белмәс журналист. М.Мәһдиев 15) махс. Берәр нәрсәнең тәртибен, эзлеклелеген чагылдырган таблица, схема. Соңгысын, ягъни хезмәт хакын билгеләгәндә бөтенебез өчен закон бер – бердәм тариф челтәре, шуның нигезендә эшләнгән кулланма. Р.Фәйзуллин 2. с. мәгъ. 1) Үтәкүренмәле яисә эре күзәнәкле җиңел тукымадан эшләнгән, тегелгән. Челтәр якалы ак кофта, соры юбка кигән ул хатынның иң элек күзләренә игътибар иттем. В.Нуруллин 2) Тышкы күренеше белән шундый тукымага охшаган. Ул, шәүләсен йотарга маташкан челтәр бозларны чак-чак кына ватып, ихатаны әллә ничә кат урады... А.Гыйләҗев 3) Үзара кисешкән сызыклардан торган; берәр нәрсәдән үрелгән, бизәкләп ясалган. Һәркайсында – тимер җептән үргән челтәр көбә, унысының берсендә – көмеш очлым, билләрендә булат ятаганнар, зур гөрзиләр. В.Имамов. Нурислам ярның теге ягында хан сараедай балкып утырган, челтәр бизәкле, зур капкалы йортка текәлеп-текәлеп карады. А.Әхмәтгалиева |