ЧЕЛПӘРӘМӘ рәв. Бик вак кисәкләргә бүлгәләнеп. Пыялалары челпәрәмә килгән кабинадан шофёрның бинт белән уралган канлы башы күренә. Г.Әпсәләмов. Шул кыска гына мизгел эчендә нәрсә булганын аңлап өлгермәсәм дә, каютамның тышкы як стенасы эчкә сытылып керүен, сулъяк шлюпканың челпәрәмә килүен күреп өлгергән идем инде. М.Юныс ◊ Челпәрәмә килү Юкка чыгу, тормышка ашмау. Чукынып китсен фән, чәнчелеп китсен завод, челпәрәмә килсен эшкә ашмас хыяллар! А.Гыйләҗев. Минем дә иң кыйммәтле, иң изге уйларым челпәрәмә килделәр. И.Салахов. Челпәрәмә китерү Юкка чыгару. Бер кичтә күрше хатыны кереп, аларның бу уйларын да челпәрәмә китерде. К.Тимбикова. Сөйләүдән туктаса, Искәндәр авызын ачар да аның бар хыялларын челпәрәмә китерер дип уйлады, ахрысы, сүзләрен йота-йота, кабалана-кабалана сөйләде. Р.Вәлиев |