ЧЕЛЛӘ и. фар. 1) Җәйнең 25 июньнән 5 августка кадәрге иң эссе яки кышның 25 декабрьдән 5 февральгә кадәрге иң салкын вакыты. Ул [кояш] күтәрелгән саен, җирдә дә, һавада да иртәнге юешлек кимеде, җәйге челләнең эссе көне кызганнан-кыза барды. Г.Ибраһимов. Былтыргы кышкы челләдә аларның да ике тавыгы, безнең дә ике тавыгыбыз туңып үлде. А.Хәлим 2) күч. Эсселек. Двигатель суынгач, кабинада нинди челлә башланасын белә ул. Н.Әхмәдиев 3) күч. Берәр эшнең иң тыгыз, кызу вакыты. Табын мул, кунакларның йөзе килгән, мәҗлеснең челләсе иде әле монда. Р.Зарипов ◊ Челлә кигәвене Бәйләнчек кеше. Киенеп-ясанып, кая бик иртәләдең болай, челлә кигәвене? Р.Хәмид. Челлә кигәвене кебек бәйләнчек залимнең бүген дә өянәге кузгалды. З.Мәхмүди |