ЧЕЛЕМ и. 1) Тәмәке салып тарту өчен кечкенә чокырдан һәм төтенен суыру өчен көпшәдән гыйбарәт әсбап; трубка. Гыйлаҗи бабай, хикәясен тәмамлаган кеше сыман, сүнгән челемен кабызу өчен, кесәсеннән шырпы эзли башлады. М.Хәсәнов. Монда бөтенесе тарта: сигара, папирос, челем, тагын әллә нәрсәләрдән төтен чыгарырга өйрәнгән адәм баласы. Т.Әйди 2) к. чилим |