ЧЕЛЕК и. бот. Кузаклылар семьялыгыннан тау битләрендә үсә, сары чәчәк ата торган чәнечкеле куак (каты сабакларын себерке ясау өчен кулланалар); русчасы: чилига. Бетон багана сыман почмаклы, сары кылчык кашлы, күзләре ниндидер оятсыз зәңгәрлек белән зәңгәрләнеп торган бу кешенең танау мөшкәләреннән генә түгел, хәтта эре җитәкчеләр генә кия торган затлы кыска тунының ачык изүе аша күкрәгеннән челек сыман эре кыллар тырпаеп чыккан. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә