ЧЕЛӘНАЯК и. 1) Озын адымнар белән йөрү өчен, басып торырлык тупсалар кадакланган озын колга; русчасы: ходули . Алдым да ике таяк, Ясадым челәнаяк. Барам атлап, биеп мин, Коймадан да биек мин! Ш.Галиев 2) күч. Озын буйлы, озын нечкә аяклы кеше. Ну кызык итте үзеңне челәнаяк: ничек чаба, артыннан умарта кортлары куа диярсең!.. Р.Ишморатова |