ЧЕЛӘН и. зоол. Ләкләкчәләр семьялыгыннан сазлыкларда яши торган озын муенлы һәм озын аяклы кош; русчасы: цапля . Ә яр буенда, озын сыйраклары белән адымнарын санап-санап кына басып, бик эшлекле кыяфәттә торналар, челәннәр йөри. А.Хәсәнов. Кыштырдык тавышыннан камышлар арасыннан пар челән күтәрелде. М.Рәфыйков

2) күч. Ябык, чандыр, озын буйлы кеше. Бу вакытта инде аңа берәү дә «Челән!» дими, ул йомры иңбашлы, томрап торган, күк шикелле серле күзле чибәр кыз иде... Ш.Маннапов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә