ЧЕЛӘЙТҮ ф. гади с. 1) Текәлү, күзен кыса төшеп карау. [Сабира:] Кеше баласына күз челәйтмиләр инде. А.Гыйләҗев. – Авылда Әнсардан башка да әллә нинди бөркетләр бар, – диде Сәет, күзләрен челәйтеп. З.Хәким 2) күч. Һәркем күрерлек итү, ачык тоту, күрсәтү. [Столяров] Кайвакыт Якубның кулына берәр китапны тоттырганда: «Бусын кешегә бик челәйтмә!» – ди торган иде. И.Гази |