ЧЕКИСТ и. рус тар. 1) Контрреволюциягә, саботажга, спекуляциягә каршы көрәшү өчен 1917–1922 елларда эшләп килгән гадәттән тыш комиссия хезмәткәре. Чекистлар, бабамның мулла булуын белеп, безнең өйдә тентү ясыйлар, әмма гаепләрлек берни дә тапмыйлар. Р.Вәлиев 2) СССРда дәүләт куркынычсызлыгы системасы хезмәткәре. Фин сугышында чаңгычы, Бөек Ватан сугышында чекист булган. С.Шәрипов. Алар белән танышкан хатын-кызлар да безнең чекистларның күзәтүе астында. Р.Кәрами |