ЧЕКЕРӘЮ ф. 1) Гаҗәпләнүдән, куркудан, ачудан һ.б.ш. хисләрдән күзләр зур итеп ачылу. Альбертның ачудан күзләре чекерәйде. З.Мәхмүди

2) Текәлеп, төбәп карап тору. Ул туп-туры Хәйрүш каршына килеп басты да чекерәеп тезеп китте: – Тагын эчтеңме, ә? Чөмердеңме, сәрхуш?.. Н.Хәсәнов. Юлга карап чекерәйгән, әйтерсең күршесенең сүзенә колак та салмый. Б.Камалов

3) Төбәлеп, текәлеп караудан күзләр ару. Терсәкне тешләп булмай аны, абзый кеше, тотынгансың икән, күзләрең чекерәйгәнче ясыйсың инде хәзер. Р.Мөхәммәдиев

4) Озак вакыт төбәлеп, күз талдырып нидер эшләү. Хатынының көне-төне чекерәеп утыруларының дөнья көтәр өчен никадәр кирәкле икәнен ул инде күптән төшенгән иде. Ф.Яруллин

5) күч. Ялтырап күренү, җемелдәп тору. Йолдызлар чекерәйделәр. Тизрәк яктырып янасылары килә. Ай калыкты. М.Хуҗин. Зәңгәр күк йөзендә хәзергә Ай балкый да, Чулпан чекерәеп яна. С.Поварисов

Чекерәеп алу Беразга чекерәю. Такта янында лекция сөйләүче галим, аның тәрәзәгә карап утыруына эче пошып, әллә ничә тапкыр сөзәрдәй булып чекерәеп алган икән. Р.Газиз

Чекерәеп бетү Бик нык чекерәю. --- буш кибетләрдәге кием-салым, ризык-фәлән янына куелган ярлыкларны укый-укый чекерәеп беткән күзләрем торгынлык елларында ашаган шикәр шикелле шакмакланды ---. Л.Лерон

Чекерәеп кую Кинәт чекерәю. Иванның соры күзләре чекерәеп куйды. З.Мәхмүди

Чекерәеп тору Озак вакыт чекерәю; әле, хәзер чекерәю; күзгә бәрелеп тору. – Кит каршымнан! – дидем мин, бар көчемә акырып. – Чекерәеп торма, караелан! В.Нуруллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә