ЧЕКЕРӘЙТҮ ф. Текәү, төбәү, алмыйча карап тору (күзләрне). Шофёр, тәмәкесен капкан килеш, күзләрен чекерәйтеп, фотога текәлде. Ш.Шәйдуллин. Талхәветдин күзләрен зур итеп ачып та, чекерәйтеп тә карап карый ---. А.Хәлим Чекерәйтә башлау Чекерәйтергә тотыну. Зифаның күзләрен чекерәйтә башлавын шәйләп өлгерде, ахрысы, оста гына үгетләүгә күчте ---. В.Нуруллин Чекерәйтә төшү Бераз чекерәйтү. Әллә ул түгелме соң бу дип, күзләремне чекерәйтә төшеп кабат карап алдым: шул үзе, җор күңелле дустым, кем булсын инде. З.Дәүләтов. Таҗылбанат, куе дегет кебек күзләрен чекерәйтә төшеп, бер мизгел килененә карап торды. М.Хәбибуллин Чекерәйтеп алу Азга гына чекерәйтү. Ничек кенә алдаламый безне, Үрти, көлә, юри шаярта, Чекерәйтеп ала кайчак күзне, Ә аннары – йөзен каралта. Ф.Яхин |