ЧЕКЕРӘЕП рәв. Күзгә ташланып, аерылып, ачык күренеп. Тәминдар байның ташпулаты әле генә җитештерелгән, энәдән-җептән генә чыккан булганга күрә, кояш күзендә чекерәеп, балкып-масаеп утыра иде. Г.Ахунов. Яшел төстәге капкада әллә каян чекерәеп, аермачык булып күренеп тора [ак чәчәк]. З.Хөснияр. Чана эзләре төшкән ак кар өстендә кара тун чекерәеп күренә иде. Р.Низами |