ЧЕКЕЛДӘ’Ү ф. Металлга кечкенә металл әйбер, бәллүргә бәллүр берничә тапкыр бәрелүдән өзек-өзек тавыш барлыкка килү; чек-чек итү. Машинаның корыч маңгае тирләп чыкты. Машина чекелдәде, тәкелдәде, уфылдады. Г.Афзал. Стаканнар стаканнарга бәрелеп чекелдәде, зәһәр сыеклык бугазны яндырып үтте. Ф.Хуҗин Чекелдәп алу Кинәт чекелдәү Чекелдәп кую Бер тапкыр чекелдәү Чекелдәп тору Туктаусыз чекелдәү Чекелди башлау Чекелдәргә тотыну |