ЧЕКА’НКА и. рус 1) к. чүкү. Мин Казанның чеканка осталары иҗат иткән татар кызы портретын алып килдем. Г.Ахунов 2) Чүкеп бизәкләр төшерелгән металл эшләнмә; чүкелмә. Кызыксынмаслык та түгел: авторның буяулар белән ясалган рәсемнәре белән беррәттән чеканкасы да, ягъни металлга бизәкләр төшереп эшләнгән әсәрләре дә куелган иде. А.Хәсәнова 3) Үсемлекнең җимеш бирүен арттыру яки тизләтү өчен, төп сабакның югары өлешен яисә ян-якларын кисеп алу, кырку |