ЧЕК и. ингл. 1) Агымдагы счёттан күпмедер сумма акча күчерү яки бирү турында кертемченең күрсәтмәсе язылган һәм имзаланган рәсми документ. Тиешле сумманы Дәүләт банкысындагы счётыгызга күчерергә дип, чекларыбызны да язып китердек. Т.Гыйззәт. [Официант:] Чек кына яза аласыз. Д.Салихов

2) Сатып алынган товар өчен түләнгән акча күләме күрсәтелгән талон. Товар чекларын Фердинанд әфәндегә бирегез, тиене-тиенгә туры килсен! А.Гадел. Кагыйдә буенча, товар сатканда, сез сатып алучыга чек бирергә тиешсез. Кая чегыгыз? Д.Булатова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә