ЧЕГӘ’НЧӘ рәв. 1. 1) Чегән телендә. Чегәнчә сөйләшү

2) Чегәннәргә хас булганча. Ләкин Асия күбрәк чегәнчә яки һиндча муеннарын, иңбашларын уйнатып биеде. Г.Әпсәләмов

2. с. мәгъ. 1) Чегән телендә булган. Чегәнчә җыр

2) Чегән халкына караган

3. и. мәгъ. 1) Чегән теле. Чегән хатыны үз телендә мыдырдый, мин «тәрҗемә» итәм. Чегәнчә белүем – кытай, итальян чамасында, ишеткән дә юк иде. Ш.Галиев

2) Чегәнчә бию. Барый Тарханов чегәнчәне искиткеч оста бии дә иде. Х.Сәлимҗанов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә