ЧЕГӘН и. 1) Күчмә яки ярымкүчмә төркемнәр булып төрле илләрдә яшәүче һинд чыгышлы халык исеме; шул халыкның бер вәкиле. Габдерәшит бабай аюларның икесен дә чегәннәргә сатып җибәрде. Г.Рәхим. Аны белү өчен, биш сумыңны тотып, багучы чегән карчыгы каршына да барып торасы юк. А.Хәсәнов

2) күч. Бер урында гына төпләнеп яшәмичә, еш күчеп йөрүче кеше. Чегәнгә әйләнү

3) күч. Әрсез, бәйләнчек, хәйлә яки башка юл белән үзенекен итә торган кеше. Чегән икәнсең, бирмим дигән әйберне дә алдың бит

Чегән арбасыннан төшеп калган Каратутлы кеше турында. Кырым татары тумасы, әйтерсең чегән арбасыннан төшеп калган: каратут йөз, очкын чәчеп торган күзләр, бөтен барлыгыннан ургып чыккан энергия ---. Г.Гомәр. Ник дисәң, ул кыз кара тутырлы, тәне дә кап-кара, аны үз әбисе дә, чегән арбасыннан төшеп калган, диеп шаярта. В.Ильясов. Чегән тормышы Еш күчеп йөрүче, юлда күп йөрүче кешеләр тормышы турында. Болай да өч ел чегән тормышында яшәттем инде ул бичараларны. В.Нуруллин. Синең, Гөлфая, үзеңнең дә хуҗалык эшендә гамең юк, ирең дә шундый бер зиһенсез булса, гомер буе җылы почмак күрмәссез, чегән тормышында яшәрсез. Г.Әпсәләмов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә