ЧЕБИЛӘ’Ү ф. Кул-аякларга чебиләр ( 3 мәгъ.) чыгу; кул-аяклар чебиләр белән каплану. Хәтерлисеңме, яз көне, яланаяк йөреп, аякларың чебили иде ---. Д.Салихов. Куллар салкын җилдә ярылудан гына түгел, витамин җитешмәүдән дә чебили. Мәдәни җомга

Чебиләп бетү Бик нык чебиләү. Хәзер яхшы, ачык белмим – шул вакыйга узгач укмыдыр, аннан бераз соңракмыдыр – ул бөя бөяү, бәрәңге пешерүләрне ташладык, чөнки яланаяк гел сутлы юеш балчык эчендә йөреп, аяк-куллар ярылып, чебиләп беткән, аны бетерү өчен туңмайны эретеп майлаган майның ачыттыруы йөрәгемә төшкән иде. Г.Камал. Капка янына килгәч, пыялачы күрде: малайның аяклары чебиләп беткән. А.Гыйләҗев

Чебиләп чыгу к. чебиләп бетү. Бер җәйдә, көннәр буе су буенда яланаяк чаба торгач, икесенең дә аяклары чебиләп чыкты. Р.Габделхакова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә