ЧЕБИ и. 1) Тавык яки тавыксыманнар отрядыннан булган кайбер кошларның балалары. Абзарда сине тәкә сөзеп ега, лапас астына керсәң, коточкыч кабарынып, дулап, өстеңә чеби анасы ташлана. Г.Бәширов. Көне-сәгате җиткәч, бөре ачыла, тавык йомыркасын ватып, алтын сары чеби яралып чыга... А.Гыйләҗев 2) Яшь тавык. Аннан соң [эт], алга ыргылып, тәү тартылуда ук юан чылбырны шартлатып өзде дә кунакчага менми калган бер яшь чебине ботарлап атты. З.Хөснияр. Чеби итен дүрт өлешкә бүләргә. Ватаным Татарстан // Ашамлык итеп әзерләнгән яшь тавык ите. Кыздырган чеби белән бәрәңге ашау 3) Язгы суда, җилдә, салкында йөргәндә аяк-кулларның тиресе яргаланып барлыкка килгән вак-вак җәрәхәтләр. Аягыңа ник кимәдең? Чебиләреңә кадәр күренеп тора. Кар өстендә кем ялантәпи йөри? В.Нуруллин. Язгы сулар белән бергә чыккан шул чебиләрнең әрнүенә төне буе елап чыккан малайларны әнкәләре әллә ничә тапкырлар эссе мунчада чабып, акырта-акырта аякларын кайнар сулы таска тыгып, мунчала белән ышкып юса да, чебиләр барыбер җәй уртасы җитмичә бетми. З.Зәйнуллин 4) чебием тарт. форм. к. чебеш ( 4 мәгъ.). Әмир (кызны кочагына кысып): «Анысы сиңа һәйкәл куярлык инде, ике ел көткәнең өчен. Чебием минем!» З.Хәким. Назлый мине әбием, Иркәләп ул чакыра: «Килче монда, чебием». Г.Хәйруллин |