ЧЕБЕШ и. 1) к. чеби ( 1 мәгъ.). Чебешләренә куркыныч янаганда, хәтта чуар тавык та, үз-үзен белешмичә, тилгән-карчыга, хәтта бөркет өстенә ташлана. А.Хәсәнов

2) к. чеби ( 2 мәгъ.). Журналларга язылдым. Көн саен чебеш суям. Минем дә кешечә картаясым килә. А.Гыйләҗев

3) күч. Кечкенә кеше; ябык, көчсез кеше. Корсакларыбызга шапылдатып суга-суга, һәммәбезне бер карап әйләнде дә безнең ише кечерәкләрне: «Батмый бәләкәй!» – Я булмаса: «Кечкенә – чебеш кенә!..» – ди-ди, муеннарыбызга чиерткәләп, читкә куып бетерде. Г.Бәширов. Ул чибәрлек, ул буй, көч, аның янында мин чебеш кенә ---. К.Кара

4) чебешем, чебешкәем тарт. форм. Иркәләп, яратып эндәшү сүзе. --- җырларны тыңлаганда, кырыс солдаткаларның күзләренә ихтыярсыз яшь килә, кайберләре: «И Муса балакаем! Чебешкәем!» – дип кочып үбәләр. Г.Әпсәләмов

Чебеш алып китәргә йөргән тилгән шикелле Бик күзәтеп, сагалап һәм яшеренеп тә тормыйча. Айсылу өйләрендә ялгызы гына калган чакларда, чебеш алып китәргә йөргән тилгән шикелле, алар өе турыннан да бик еш узгалый башлады бу. В.Нуруллин. Чебеш алырга җыенган тилгән сыман к. чебеш алып китәргә йөргән тилгән шикелле . Әхәт абый, торган саен дәртләнә барып, чебеш алырга җыенган тилгән сыман, кунак кыз тирәсендә бөтерелә башлады. Г.Бәширов. Чебеш атлап чыгарлык Сай (сулыклар тур.). Без яшәгән җирдә чебеш атлап чыгарлык инеш бар. А.Хәлим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә