ЧЕБЕ’Н-ЧЕРКИ җый. и. Чебенгә охшаш һәртөрле кан эчүче, тешләүче бөҗәкләр, черкиләр һ.б.ш. Ачыксалар Карлыгачның балалары, Чебен-черки тотып кайта аналары. Г.Тукай. Күләгәгә бәйләнгән атлар, арба-кырандасларга, читән буйларына анда-монда салыштыргаланган яшел печән күбәләреннән үлән берәмтекләгәндә, вакыт-вакыт, койрыклары белән чәнчеп-чәнчеп, чебен-черкиләрне кугалаштырып ала. А.Хәлим |